Китапханәчеләр яшь укучыларны китаплар белән таныштырдылар, китапның һәрвакыт яхшылыкка өйрәтүен һәм акыллы киңәшләр бирүен, хезмәт сөючән, игелекле кеше булып үсәргә ярдәм итүен аңлатып уздылар. Балалар китапларны дөрес сайларга, уку залында үзләрен дөрес тотарга, китапка сак карарга өйрәнделәр.