4 апрель көнне Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында районыбыз шахматчылары җыелма командасы РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы Н. М.Миңнеханов истәлегенә тиз шахмат буенча районара шәхси турнирда катнашты. Җыелма команда составында Үзәк, Теләче һәм Сауш мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Балалар ярышлар вакытында тәҗрибә тупладылар.