Сегодня детский сад №3 села Тюлячи распахнул свои двери для особенного события — торжества, посвященного 140-летию великого татарского поэта Габдуллы Тукая.

1 мая 2026 г., пятница

"Г.Тукай иҗатын искә төшерәбез" дигән җылылык һәм күңеллелек атмосферасында "Урман аланы" чарасы яшь кунакларны шагыйрьнең "Шүрәле", "Су анасы", "Сарык белән кәҗә"кебек әкиятләренең тылсымлы дөньясына чумдырды.Чарада зурлар төркеме (тәрбияче Хафизова А.Р., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С., хореограф Гайнутдинова Р.М.,курайда өйрәтүче Галимов И.Я.) чыгыш ясадылар. Балалар дәртләнеп шигырьләр укыдылар, матур биеделәр, җырлар җырладылар, курайда "И туган тел" көйен виртуоз уйнадылар һәм әкият мотивлары буенча куелган театральләштерелгән спектакльләрдә рәхәтләнеп катнаштылар.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International