Алан урта мәктәбе укучылары шефлык эшендә даими катнашып киләләр.Укучылар язгы каникулга таралсалар да, үзләренә беркетелгән өлкәннәрнең хәлләрен белеп, йорт эшләрендә булышып торалар. 22 мартта 8 нче сыйныф укучылары Балыклы авылыннан Галиева Розалия апага чираттагы шефлык рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, бүлмәсендәге келәмнәрен тузаннан арындырдылар, гөлләренә су сиптеләр.