“Туган телнең моңлы җыры булып, син яшисең безнең йөрәктә".

27 апреля 2015 г., понедельник
Апрельдә без һәрвакыт Тукайны искә алабыз, аның шигырьләрен кат-кат укыйбыз, аңа багышлап төрле чаралар үткәрәбез.  Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. 25 апрель  көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә уздырылган  “Туган телнең моңлы җыры булып, син яшисең безнең йөрәктә" дип исемләнгән шигырь бәйрәме татар милләтенең символы булган Тукайга багышланды. Укучылар "Син тукайны беләсеңме?" викторинасында да актив катнаштылар. 
 Китапханәдә ай дәвамында  «Тукай иҗаты ул-мәңге сүнмәс иҗат чишмәсе» күргәзмәсе эшләп килде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International