Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы Ю.Кибәхуҗа авыл җирлеге буенча бүген,7 май көнне Төрек-Тәмте авылында башланып китте. Бәйрәмгә җыелган тыл һәм хезмәт ветераннарына мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты үзешчән коллективлары концерт куйды. Укучыларга бәйрәмгә җыелган тамашачылар зур рәхмәтләрен җиткереп, бәйрәмне чәй табынында дәвам иттеләр.