Олы Мишә урта мәктәбе укучылары авылның хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әбиләргә еш ярдәм итәләр. 18 май көнне 6 сыйныф укучылары Хәдичә әбигә булышырга бардылар. Кызлар өй җыештырдылар, малайлар йорт яннарын тәртипкә китерделәр. Әбинең дә, укучыларның да күңелләре күтәренке иде. Хәдичә әби балалар белән сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Мондый чаралар балалар күңелендә олылырга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга өйрәтә, күмәк эшкә өнди.