26 майдан – 26 июньгә кадәр “Наркотикларсыз тормыш” дигән наркотикларга каршы көрәш айлыгы бара. Бу айлык дәвамында Казаклар авылы китапханәсендә “Тайгак юлдан атламыйк” дигән исем астында фельдшер белән берлектә әңгәмә үткәрелде. “Тәмәке, хәмер, наркотиклар кирәкми!, Мин яшәүне сайлыйм” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. “Синең көн, синең гомер” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.