7 нче сентябрь көнне Теләченең №1 балалар бакчасында һәр елны уздырыла торган спорт бәйрәме “Көзге кросс” булып узды. Чабышта барлык төркем балалары да катнашты. Һәр төркемдә үз җиңүчеләре билгеләнде. Ярышның кульминацион өлеше булып, барлык бакча эшчеләренең дә кросста үзләренең көчен сынап караулары булгандыр, мөгаен.Кечкенәләр өчен олы апаларның ярышы аеруча да күңелле булды. Техник хезмәткәр Ибрагимова Г.Н беренчелекне бирмәде.Афәрин!