16 декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә Әбде урта мәктәбе укытучылары Домолазова И.Ф., Семенова З.Р., Семенова С.В. белән берлектә России Конституциясе кабул ителү көненә багышланган презентация – дәрес күрсәтелде. Бу чарада балалар илнең төп законы, дәүләт символикалары белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.