Әфганстан вакыйгалары илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды.

15 февраля 2016 г., понедельник

Таулы илдә 9 ел һәм 51 көн барган каты бәрелешләр халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт китерде, күпме канлы күз яшьләре түгелде...

15 февраль Әфганстанстандагы сугышларда катнашкан егетләрнең батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 14 февраль көнне безнең районда да шул сугышта башын салган батыр егетләрне сугышчан дуслары һәм район халкы искә алды. Ә безнең районнан сугышта катнашкан 45 солдатның икесе - Ямбулат авылыннан Миннегали Ногманов һәм Тиләҗедән Илшат Хәйруллин шул якларда мәңгегә ятып калды.

Иң элек район мәдәният йорты каршындагы обелискка веноклар, чәчәкләр куелды, Әфган сугышында һәлак булган батырларның рухы бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бу көнне Ямбулат авылында Миннегали Ногманов туып үскән нигезгә-йортка һәм Тиләҗе авылында Илшат Хәйруллин туып үскән йортка истәлек тактасы урнаштырылды.

Гомумән, Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген онытмыйбыз, истә тотабыз. Алар белем алган мәктәпләрдә махсус стенд-почмаклар эшли, алар турында балаларга мәгълүмат бирелә.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International