Безнең бакчада барлыгы 12 бала тәрбияләнә. 12 балага 10 гаилә. Бәйрәмдә барлык гаиләләр дә катнашты. Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар карга боткасын сәхнәләштерделәр.Тәрбияче апалары белән бергә алар һәр гаилә янына җыр җырлап килеп, карга боткасы пешерер өчен йомырка, ит, ярмалар, шикәр, тоз җыйдылар.Төрле халык уеннарын уйнадылар. “Йөзек салыш” уенын уйнаганда концерт номерлары да күрсәттеләр.
Бәйрәмнең икенче өлешендә гаиләләр арасында ярыш булды. Бер якта әниләр, икенче якта әтиләр. Әти- әниләр төрлечә сыналдылар. Тизлеккә “Япон кораблары ярышы” уйнатылды. Бер үк вакытта ике команда җыр ярышында да сыналды. Төрле кызыклы табышмакларга җавап табу да булды. Һәр гаилә үзләренең гаилә рәсемен ясады. “Әти җыя, әни саный” дигән уен уйнатылды. Әниләр “Шалкан” әкиятен, ә әтиләр “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әтиләр арасында балачакның иң кызыклы вакыйгасы турында сөйләшү дә бик күңелле тәэсирләр калдырды.Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр., Бәйрәм азагында һәр кеше карга боткасыннан авыз итте.