Максабаш балалар бакчасында Тукай иҗатын өйрәнү буенча төрле чаралар үтә. Шул максаттан Тукайның иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар карау оештырылды. Бу мультфильмнарны балалар бик яратып карыйлар. Балалар аның шигырьләрен һәм Тукайның сүзләренә иҗат ителгән җырларны тыңладылар, өйрәнделәр. Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы турында презентация карадылар.