Бу бәйрәмне үткәрүнең төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту,физик үсешләрен ныгыту,чыдамлыкны үстерү,спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.
“Көзге кросста” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар ,ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр ,ә калган катнашучыларга, “рухландыру” йөзеннән бүләкләр өләшенде.Спорт бәйрәме бик күңелле узды .