Бәйрәм тәмле коймак, җиләк-җимешләр белән чәй эчүдән башланып китте. Ә инде соңыннан үзешчәннәр белән өлкәннәребезгә ял концерты оештырылды. Авылыбызның имам хатибы Нурмөхәммәт хәзрәт, өлкәннәргә үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Бәйрәм күчтәнәче һәркемнең күңеленә бик хуш килде һәм кунакларыбызның һәркайсы рәхмәт хисләре белән яңадан очрашулар теләп таралыштылар.