Балаларның кечкенә вакытта өйрәнгәннәре гомер буена саклана. Шуңа күрә балаларга һәр нәрсәне кече яшьтән үк өйрәтергә кирәк.
Лесной балалар бакчасында тәрбияче юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыра. Өйдә, җәмәгать транспортларында, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәсәң, бәла-казаларга очрарга мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.
Лесной балалар бакчасында “Светофор- бездә кунакта!” дип исемләнгән чара булды. Бу чарага ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы белгече Закиров Д.Р. та чакырылган иде. Чарада балалар юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен күрсәтте. Ахырда Закиров Динар абыйлары юлда йөргәндә очрый торган куркынычсызлыклар турында сөйләде һәм балалар белән ничек эшләсәң дөрес булуын ачыкладылар. Балалар сорауларга бик дөрес җавап бирде һәм Динар абыйлары истәлекле бүләкләр бирде.