Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. 26 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан “Йөрәк җылым сиңа, әнием” дигән исем астында тематик кичә оештырдылар. Кичәгә уллары мобилизациягә эләккән һәм күп балалы аналар чакырылды. Нәфис сүз, матур җырлар аша әниләребез үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Чара чәй табыны артында дәвам итте. “Мәңгелек наз җирдә - Аналарда!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
В последнее воскресенье ноября отмечается праздник, который вызывает в сердце каждого из нас нежные чувства к самому дорогому человеку – маме, День матери. 26 ноября работники культуры д. Средняя Меша организовали в честь этого праздника тематический вечер “Йөрәк җылым сиңа, әнием”. На мероприятие были приглашены многодетные матери и сыновья, которые попали в мобилизацию. Через художественное слово, через красивые песни наши мамы показали свои таланты. Мероприятие продолжилось чаепитием. Была организована книжная выставка на тему “Мәңгелек наз җирдә - Аналарда!”.

Последнее обновление: 28 ноября 2022 г., 15:33