14 февраль – Халыкара китаплар бүләк итү көне. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!”акциясе оештырылды.Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр. Бу акциянең максаты-алдынгы технологияләр заманы килүгә дә карамастан, китаплар бүләк итү бик матур һәм кирәкле күренеш икәнен халыкка аңлату иде. Акциядә җыелган китаплар киң катлам укучыларга тәкъдим ителәчәк ,ә балалар китаплары- Алан балалар бакчасына бүләк итеп биреләчәк.
Соңгы яңарту: 2017 елның 14 феврале, 15:19