16.11.2015
15 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2003-2004 елгы кызлар арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры ярышлары узды. Ярышларда барлыгы 6 команда: Арча, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба һәм Теләче командалары катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын Саба районы (Тимершык мәктәбе)
2 урын Теләче районы (Шәдке мәктәбе)
3 урын Арча районы (Арча мәктәбе)
Ярышта җиңгән Саба районы Тимершык мәктәбе командасы финал ярышларында катнашу хокукына ия булды.
Соңгы яңарту: 2015 елның 17 ноябре, 08:48