Авыл хатыннары... Бу сүздә никадәр мәгънә, никадәр төрлелек ята. Авыл хатыны диюгә кемнеңдер күза лдына нурлы йөзле әнисе, уңган-булган хатыны, ә кемнеңдер җылы куллы сөйгәне килеп басадыр. Әмма аларны берләштерүче бер мөһим сыйфат бар- дөнья йөзендәге иң нәфис, иң хисле, иң гүзәл затлар алар! Авыл хатын-кызлары көнен билгеләп үтүнең төп максаты – авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында аларның статусын күтәрү. Шул уңайдан, 15 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә бу бәйрәмгә багышлап “Авыл хатыннары назын биреп, гөл үстерә тәрәз төбендә “дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичәгә терлекчелектә эшләүче хатын-кызлар чакырылды.Алар һөнәрләре, хезмәттәге казанышлары, үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәдәният хезмәткәрләре бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, авылыбызның, районыбызның зур уңышларга ирешкән хатын-кызлары турында сөйләделәр. Кичә барышында темага багышлап шигырьләр, җырлар яңгырады, юмористик монологлар укылды. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2017 елның 19 октябре, 08:29