21 апрель - җирле үзидарә органнары көне.

     РФ Президенты В. Путинның 2012 елның 10 июнендә басылып чыккан 805нче номерлы Указы нигезендә, 21 апрель җирле үзидарә органнары көне буларак билгеләнде. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы, һәм аның халык белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый.  Безнең Баландыш төп мәктәбе  дә  Баландыш авыл җирлеге үзидарә хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә тора.  Авыл җирлеге һәм мәктәп бердәмлеге булганда авылыбызның киләчәге нык булыр дип уйлыйбыз  һәм үзидарә хезмәткәрләренә киләчәктә зур уңышлар телибез.

Соңгы яңарту: 2017 елның 21 апреле, 15:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International