22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы буларак тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.

22нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы буларак тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне.Сугыш башлануга 74 ел булганын  искә алып ,  Теләче 2нче балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: “Күгәрчен-тынычлык кошы” –балалар тәрбиячеләр белән берлектә балалар бакчасы тирәсендәге асфальтка күгәрчен сурәтләрен төшерделәр;”Хәтер мәңгелек” темасына тәрбиячеләр тематик бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм барышында балалар Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр сөйләделәр,сугыш чоры җырларын тыңладылар ,” Хәтер һәм кайгы көне” исемле презентация карадылар һәм ахырдан сугышта вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International