26 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә укучылар өчен традицион “Яна ел бал- маскарады” узды.

 26 декабрь көнне мәктәбебездә укучылар өчен традицион “Яна ел бал- маскарады” узды. Бәйрәм мәктәп директоры Й.Р.Хуҗинның котлавыннан башланды, ул барлык катнашучыларны  Яңа ел белән котлады: нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, уңышлар теләде. Аннары укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле Яңа ел тамашасында катнаштылар. Кыш бабай белән булган әйлән-бәйлән, җырлар, биюләр, уеннар һәм конкурслар балаларда да,аларның әти-әниләрендә дә бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 3 гыйнвары, 13:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International