28 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә “Книги – юбиляры 2016 года” китап күргәзмәсе төзелде

     

 

 

         Истәлекле даталар китап авторларында гына булмый. Илебез һәм дөнья әдәбиятында бик күп танылган гүзәл әсәрләр бар. Юбиляр – китаплар дөньяга беренче чыккан көннәрен искә алуларына һәм аны билгеләп үтүләренә бик лаек. Күргәзмәдә төрле язучыларның әсәрләре һәм  жанрлар тәкъдим ителде. Китап укучылар үзләренең яраткан әсәрләре белән очраша һәм яңалары белән таныша алалар. Талантлы авторлар һәм аларның иҗаты турында сөйләгән мондый күргәзмәләр - укучыларның күзаллауларын киңәйтү өчен бик яхшы сәбәп.

Соңгы яңарту: 2016 елның 1 августы, 13:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International