4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән.Шул уңайдан, 3 ноябрь көнне, Айдар авылы китапханәсендә “Халыклар дуслыгы-тынычлыкның нигезе” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәче Алсу Фаляхова презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде. Кино елы уңаеннан, «Крепость: Щитом и мечом» мультфильмы күрсәтелде.Чара ахырында укучылар үзләре белән төрле халык әкиятләре тупланган китапларны яздырып алдылар.

Соңгы яңарту: 2016 елның 7 ноябре, 10:02

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International