Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буын россиялегә таныш һәм сөекле. Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата. Шагыйрьнең шигырьләре җиңел кабул ителә, истә кала, укыла.
Әлеге дата хөрмәтенә, 5 июнь көнне, Теләче Үзәк балалар китапханәсе “Рус шигъриятенең кояшы” исемле китап күргәзмәсе әзерләде.
Күргәзмә бөек шагыйрьнең иҗади мирасы белән кызыксынучыларга адресланган.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:28