8 нче май көннеОлы Мишә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг һәм яңа төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды.

8 нче май көннеОлы Мишә авыл җирлегендә Бөек  Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган митинг  һәм яңа төзелгән һәйкәлне  ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә  Теләче  муниципаль  район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче  муниципаль  район башлыгы урынбасары  Фатхуллин  А.Г., Ветераннар Совеы җитәкчесе Газизов М.М., һәйкәлне төзүдә зур өлеш керткән иганәчеләре Яруллин Х.Х.һәм Миннегалиев И.Н. сугыш  һәм тыл ветераннары, Олы Мишә авылы халкы катнашты. Һәйкәл каршына сугыш ветераннары,  килгән кунаклар белән берлектә венок һәм чәчәкләр куелды.Бәйрәм  чәй табыны артында концерт программасы белән тәмамланды.


      


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:14

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International