Теләчедә бердәм, ярдәмчел халык яши.

 

            Моны 11 гыйнвар көнне район мәдәният йортында райондашыбыз, Иске Җөри авыл мәдәният йорты директоры, Теләче Халык театры артисты Равил Насыйбуллинга ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән Хәйрия концерты барышында күрдек.

Шунысы сөенечле, Равилнең дуслары чакыруына теләчелеләр дә, танылган артистлар да битараф калмады, зал тутырып концертка килделәр, артистларны алкышларга күмделәр. Чарада бик күп артистлар катнашты. Алар:  җырчылар - Гүзәлия (Мәскәү), якташыбыз Артур Хафизов, Гөлгенә бер генә, Наил Табанаков, Раил Рамазанов, Зинира һәм Риззат Рамазановлар, Диләрә Шәйхиева, Рамил Хәйретдинов, Зәринә Хәсәншина, Альбина Хәйруллина,Илназ Хәнәфиев, Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова, биюче Алла Ясайтис һәм пародия остасы Илдар Ямалиевлар. Концертның идея авторы һәм оештыручысы автор-башкаручы Илназ Хәнәфиев. Концертны аһәңле итеп сүз осталары Гөлүсә Ахунова белән Алмаз Мирзаянов алып барды. Өч сәгатькә сузылган концерттан соң тамашачылар артистларны  аягүрә басып алкышлады, концертның сәбәпчесе булган Равил Насыйбуллинга  исәнлек-саулык, хәерле гомерләр теләде.

Соңгы яңарту: 2017 елның 13 гыйнвары, 08:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International