Бүгенгесе көндә Олы Мәтәскә авылында яңа эшләнелә торган мәчет янында кызу эш кайный. Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары һәм техник хезмәткәрләр көче белән мәчетнең керү өлешенә һәм тирә ягына матур ташлар җәелә. Бу эштә Олы Мәтәскә авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә яшәүче Салахиева Миләүшә Галим кызы спонсорлык итә. Изге Ураза айларында шушындый Изге эш өчен башкаруыгыз Сезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2017 елның 22 июне, 16:43