Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты.

  26-27 октябрь көннәрендә Казан  шәһәрендә  " Ак Барс"  көрәш  сараенда  билбау көрәше  буенча дөнья  чемпионаты узды. Анда 42 илдән   спортның бу төрен яратучы  батырларыбыз катнашты.   Алар ирекле һәм классик төр буенча  көч сынаштылар.  Ирекле төр буенча 68 кг  Олы Мәтәскә авылы егете Динар Каримуллин  беренче урын алып  дөнья чемпионы булды.  Динар Россия җыелма  командасы  составында  чыгыш ясады. Динарны бу олы җиңүе белән кайнар котлыйбыз. Аңа исәнлек- саулык,  яңадан да зурдан-зур уңышлар телибез. Динарга, аның гаиләсенә, аны тәрбияләп үстергән әнисенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Соңгы яңарту: 2018 елның 30 октябре, 08:58

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International