2016 елның 2 декабрь көнне район мәдәният йортында “Көчле рухлылар” дип аталган бәйрәм чарасы булып узды

 

 

           Бәйрәмдә  катнашучылар өчен күп кенә чаралар оештырылган иде. Алар:

  • район оешмалары специалистлары катнашында “Түгәрәк өстәл”;
  • кул эшләре күргәзмәсе;
  • мөмкинлеге чикләнгән балалар төшергән фото сурәтләрдән конкурс;
  • мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм өлкәннәр чыгышы.

         Ә гаиләгә һәм балаларга  социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен фокус элементлары кертелгән социаль-анимацион чара үткәрделәр.

         Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды.

Соңгы яңарту: 2016 елның 5 декабре, 09:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International