9 август – Физкультурачылар көне.

9 август – Физкультурачылар көне.

Бәйрәмегез котлы булсын!

Мөхтәрәм тренерлар, физкультура укытучылары!

Теләче районы һәм спорт бер-берсенә якын төшенчәләр. Районыбыз яңадан торгызылганнан соң спортка, физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәввешен пропагандалауга зур игътибар бирелде, һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Шулай булмаса, районыбыз спортчылары республика, ил һәм дөньякүләм ярышларда әледән-әле җиңү яуламас иде.Ае-руча районыбызда спортның татарча көрәш, билбау көрәше, хоккей, кул сугышы, гер спорты, футбол, өстәл теннисы, ат спорты, волейбол кебек төрләре белән теләп шөгыльләнәләр. Районыбыз исемен алдынгылар рәтенә кертүдә тренерларның, физкультура укытучыларының өлеше гаять зур.

Хөрмәтле физкультурачылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Киләчәктә дә үзегезне аямыйча эшләрсез дигән ышанычта калабыз.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.


Соңгы яңарту: 2014 елның 11 августы, 07:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International