Авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер тумыштан Аллаһ Тәгалә язган язмышына риза булып яши, кайберәүләргә көтмәгәндә килә бу сынау. Шул авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы булып яшәүләре сокландыра да инде. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне. Республиканың бер генә төбәге дә әлеге ункөнлекне читләп узмый. Бездә, Айдар мәдәният йортында да, китапханә белән берлектә, 9 декабрь көнне инвалидлар бәйрәменә карата «Самовар артында чәй эчик» дип исемләнгән концерт куелды. Килгән кунаклар хөрмәтенә матур җырлар,дәртле биюләр һәм кызыклы миниатюралар күрсәтелде. Шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмне җанландырып җибәрделәр. Изге теләкләр теләп, күчтәнәчләр ,бүләкләр өләштеләр.Бәйрәм чәй табыны белән үрелеп барды.
Һәрбарчабыз да, бер җылы сүзме ул, физик яисә матди ярдәмме, мөмкинлегебездән чыгып, үзебезнең аларга булган ихтирамыбызны, игътибарыбызны күрсәтсәк иде, дигән теләктә калдык.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2017 елның 15 декабре, 09:56