Төрле илләрдә Әниләр көне төрле даталарга туры килә. Россиядә Әниләр көнен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Бу–иң кадерле кешегә мәхәббәт һәм хөрмәт көне. 27 ноябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре актив китап укучы әниләр белән “Саклый безне тормыш салкынынан , Әнкәй назы, Әнкәй җылысы”, дигән темага библиографик күзәтү үткәрделәр, китапханә фондының иң яхшы әсәрләре белән таныштылар. Бу чарада куп стажлы врач Васимова Энже Акмалловна катнашты. Ул сер итеп кенә үзенең озын гомерле булу рецепты белән уртаклашты, Чараның ахыры чәй эчү белән тәмамланды.
.jpg)
Соңгы яңарту: 2022 елның 1 декабре, 14:39