“Хәтер көне”.

15 октябрь -  “Хәтер көне”. 460 ел элек бу көн мәхшәрне хәтерләткәндер... Аны тетрәнмичә, ачынмыйча күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Бу көнне татар иленең баһадир ирләре, үзләреннән күп таккырга артык булган Иван IV явына каршы чыгарга гайрәт тапкан. Шушы вакыйгаларны искә алу өчен бүген Олы Мишә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыть  белеме укытучысы Газизуллин Радик Әнвәр улы ачык чара үткәрде. Ул укучыларга  презентация күрсәтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Маннапова Фидая Җәмил кызы шушы канлы вакыгаларны чагылдырган мөнәҗәт башкарды. 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:21

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International