Укытучылар көне.

5 октябрьдә Россиядә генә  түгел,  дөньяның   күп  илләрендә  Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр.                                                                                                       Матурлык, кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сафлык, гаделлек, зирәклек кебек күркәм сыйфатларны үзләренә туплаган әлеге һөнәр ияләре районыбызда да тирән  ихтирам белән  хөрмәтләнде. Кичә, 4 октябрьдә район культура йортында әлеге бәйрәмгә багышланган кичә үткәрелде.  Укытучыларны районы башлыгы  И.Ф.Зарипов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.В. Карпова котладылар, яшь буынга  белем һәм тәрбия бирүдә  барысына да сабырлык, сәламәтлек, бәхет, киләчәктә дә зур  уңышлар теләделәр һәм  мәгариф өлкәсендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырдылар.  Бүләкләнүчеләр арасында безнең  Баландыш төп мәктәбе укытучылары да булуы  безне бик куандырды.

Барлык укытучыларны да әлеге бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бәхетле булыгыз!

Соңгы яңарту: 2017 елның 6 октябре, 08:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International