Укытучылар көне

5 октябрь – Укытучылар көне.  Мөгаллим…Укытучы…Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, 36 ел балаларга белем биргән укытучыны чакырып  “Бар гомерне җитәр яктыртырга сез кабызган утның яктысы” –исемле темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 6 октябре, 08:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International