«Сәяси репрессия корбаннары көне»

1991 елдан башлап, 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне.

30 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Сәяси репрессия корбаннары көне» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Китапханәгә килгән барлык киап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.

Соңгы яңарту: 2022 елның 1 ноябре, 10:32

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International