Бүгенге көндә әйләнә-тирә табигатьне саклау - дөньякүләмендә иң әhәмиятле һәм мөhим мәсьәләләрнең берсе. Бу юнәлештә эшне балалар бакчасыннан ук актив рәвештә алып барырга кирәк,чөнки экологик аңлылык, фикерләү дәрәҗәсе, культуралылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергэ мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә.
Экологик тәрбия бирү буенча Теләче 2нче балалар бакчасында уку елы дәвамында төрле чаралар уздырыла ,җәй айларында да бу эш дәвам итә.Тәрбиячеләр балалар белән берлектә чәчәкләр, яшелчәләр тәрбиялиләр,әңгәмәләр үткәрәләр,экскурсияләргә йөриләр.
Бу атнада да 1нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән тәрбиячеләре Мухамадиева Миләүшә Фәнис кызы балалар бакчасы алдындагы чәчәклеккә экскурсия оештырды. Экскурсия барышында “ Чәчәк түтәлендәге гүзәллек” темасына күзәтү-әңгәмә үткәрелде ,башка төркемнәрдә тәрбиячеләр балаларны чәчәкләрнең төрләре белән таныштырдылар һәм алар турында кызыклы әкиятләр укыдылар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:35