Теләче муниципаль районы гербы һәм флагы

Теләче муниципаль районы гербы


1

Яшел өсле кызыл җирлектә, алтын угы аска караган көмеш үлчәү, үлчәүнең уң тәлинкәсе тулы алтын тәнкәләр, ә сул як тәлинкәсендә ашлык; үлчәүнең көянтәсе яшел өс белән кызыл җирлек чигендә ята.

Теләче муниципаль районы гербы символлар һәм аллегория теле аша районның тарихи-мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра. Район үзәге Теләченең тарихы бик борыңгы. Аңа Алтын Урданың соңгы чоры, Казан ханлыгының башлангычында нигез салынган дип санала. Авыл узенең зур ярминкәсе белән билгеле будган, бу шулай ук тәлинкәләре алтын тәлинкәләр һәм ашлык белән тулы үлчәүне үз эченә алган гербта чагылыш таба. Тулы үлчәү тәлинкәләре Теләче төбәгенең данлы уткәнен һәм усеш потенциалын символлаштыра. Моннан тыш, алтын тәлинкәләр, территориясендә уникаль археологик һәйкәлләр булган районның бай тарихи-мәдәни мирасына ишарә ясый. Яшел өс Теләче районының нигезендә  авыл хуҗалыгы районы булуын күрсәтә. Герб символикасын аның төсләр гаммасы тулыландыра. Алтын төс – уныш, байлык, интелект һәм хөрмәт символы. Көмеш – ачыклык, чисталык, килешү символы. Кызыл төс кыюлык, көч, хезмәт ярату, матурлык һәм бәйрәм символы. Яшел төс табигать, сәламәтлек, яшлек, үсеш символы.

Теләче муниципаль район Советының 2006нчы елның 23нче декабреннән булган 69нчы номерлы карары белән расланган. Россия Федераөиясенең Дәүләтгералҗдик регистрына 2875нче номер белән кертелгән. 90нчы номер белән Татарстан Республикасы гералҗдик реестрына кертелгән.


Теләче муниципаль районы флагы


1

Теләче муниципаль районы флагы, өске өлешендә 3/10 киңлектә яшел полоса булган, киңлеге озынлыкка 2:3 мөнәсәбәтле кызыл турыпочмаклык тәшкил итә, уртада район гербындагы үлчәү рәсеме, ак һәм сары төсләр белән ясалган үлчәүнең көянтәсе кызыл һәм яшел полосалар чигендә ята.

            Флаг район гербы нигезендә ясалган һәм символлар аллегорияләр телендә районның тарихи мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.

Соңгы яңарту: 2017 елның 13 марты, 15:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International