24 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбе боз мәйданчыгында Олы Мәтәскә авыл җирлеге беренчелегенә хоккей ярышы үткәрелде. Ярышларны Теләче муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.А.Нурмөхәммәтов, Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы М.А.Валиуллин ачып җибәрде.Уенда барлыгы 3 команда катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урын яшьләр командасы, икенче урында студентлар командасы, өченче урында ветераннар командасы булды. Җиңүче командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Спорт бәйрәме барышында тәмле пловтан авыз итәргә, кайнар коймак белән чәй эчергә мөмкин иде.
Соңгы яңарту: 2019 елның 28 феврале, 16:14