" Ифтар ашы".

   Аллаһының рәхмәте белән мөселманнарның изге ае - Рамазан ае башланып китте. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылында һәр җомга мәчеттә “ Ифтар ашы” үткәрелә. Ел саен беренче атнасында ашны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А.уздыра. Калган атналарда авыл халкы һәм аерым кешеләр белән оештыруы уза. Бу матур традиция ничә еллардан бирле сакланып килә. Мәчетебез зур, матур. Шунысы сөенечле, мәчеткә яшьләр тартыла башлады. Бу изге эшне оештыруда китапханәче дә бик актив катнаша.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 22 июне, 15:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International