ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Тиздән Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең 75 еллыгын  билгеләп үтәчәкбез.  Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Җиңү  көненә багышланган рәсемнәр `һәм  эшләр иҗат итәләр. Бу матур  рәсемнәрне  балалар дистанцион  дәресләрдә  укытучылары  И.Н. Калжанова  һәм әти-әниләре белән  берлектә ясаганнар .Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сезне барыгызны да, изге Рамазан ае башлануы белән чын йөрәктән котлыйбыз. Һәм аны барчабыз да, тыелганнардан тыелып, пакълык, шәфкатьлелек, миһербанлылык, сабырлык үрнәкләре күрсәтеп үткәрербез дигән изге теләктә калабыз. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы Рамазан аен без, короновирус таралуы сәбәпле, килеп туган күп кенә чикләүләр, уңайсызлыклар белән каршылыйбыз.

#Күкчәүавылыкитапханәсе, #өйдәутыртеләче, #Бөек Җиңүгә75ел#открыткалар вконтакте битендә урнаштырыла. Балалар бу марафонга бик теләп кушылдылар. Марафон дәвам итә.

Акциянең оештыручысы - Зәй үзәк китапханәсенең Югары Шепкә китапханәсе. Акциядә катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнде.

Аның максаты -  сугыш турында китап укуга игътибар җәлеп итү, Ватаныбызның патриотик юнәлештәге әдәбиятын саклау һәм үстерү. Акция 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Акциядә Баландыш авыл китапханәчесе дә катнашып Дипломга ия булды.

Баландыш авылы китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә Хәбибрахман кызы Түбән Новгород шәһәренең Сормов районы китапханәләре тарафыннан оештырылган "В книжной памяти мгновения войны" исемле челтәрле акциядә катнашты. Әлеге акциядә катнашып Дипломга ия булды.

Баландыш авыл китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган " ПОЭЗИЯ ТОЖЕ ВОЕВАЛА " дип исемләнгән патриотик акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы: Венев шәһәре, Тула өлкәсе "Җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы".

Күкчә авыл китапханәсе ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе үткәрә торган «Минем яраткан Татарстаным» акциясенә кушылды.

Күкчә авылы китапханәчесе Саляхова И.Ф. «Читаем Есинина вместе», «Медицина в военной шинели», «Читаем Тукая вместе» исемле челтәрле акцияләрдә катнашты. Акцияләрдә катншкан өчен сертификат һәм дипломнарга ия булды.

Күкчә авыл китапханәсе, Уфа шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсе оештырган, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Жди меня, и я вернусь" исемле  акциясендә катнашып, сертификатка ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International