Бүген, 5 нче декабрь көнне, Теләче 2 нче балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар коллективының һөнәри компитентлыгы -белем бирү хезмәтләре сыйфатын күтәрүнең төп факторы" темасына район семинары булып узды. Семинар барышында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагогларының һөнәри компетентлыгын күтәрүгә бәйләнешле мәсьәләләр каралды.
Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. 4 декабрь көнне Әбде мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н.Р. белән берлектә «Һәрвакыт иртәгә булсын» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Бердәм ярышлар чәй өстәле артында тәмамланды, барысы да канәгать калды.
Бүген “Игелеклелек атнасы- игелек кылыйк җиһанга!” дигән акция кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу сәгате оештырылды. Китапханәгә килгән яңа җурналлар белән таныштыру максатыннан өлкәннәрнең өйләренә яңа җурналлар илтү оештырылды.
Бүген педагоглар Хадиева Ф.Г., Мөбәрәкова Д. М., Сафина Е. В. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге педагогик коллективының һөнәри компетентлыгы-белем бирү хезмәтләренең сыйфатын арттыруның төп факторы буларак» дигән темага Теләче 2 нче балалар бакчасында узган район семинарында катнаштылар. Семинарның беренче өлешендә катнашучыларга мастер-класслар, балалар белән театральләштерелгән эшчәнлек, музыкаль чыгышлар, квэст-уеннар күрсәттеләр, икенче өлеш район педагогларының эш тәҗрибәсен уртаклашу буенча докладлар белән үрелеп барды.
Баландыш авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә 4 декабрь көнне "Изгелек җирдә ятмый" дигән девиз астында инвалидларның тормыш - көнкүреше белән танышу максатыннан мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар янында булдылар һәм күчтәнәч пакетлар тараттылар.
Республика балалар китапханәсе уздырган «Читающие дети» дигән уку марафонында Баландыш авыл китапханәсеннән Ситдикова Камилә катнашты һәм дипломга ия булды.
5 нче декабрьдә Теләче урта мәктәбе укучылары “ Үсеш ноктасы” цифралы һәм гуманитар белем бирү үзәкләрендә үтә торган «Мәрхәмәтлелек дәресләре” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Укучылар «Волонтеры будущего» дигән фильм карадылар. Укучыларга мәрхәмәтлелек очкыннары сала торган, табигатьне сакларга , кешеләргә ярдәм итәргә өйрәтүче фильм балаларга бик ошады.
Чара барышында балаларга Халыкара инвалидлар көне, безнең республиканың күренекле кешеләре турында сөйләнелде. Алар шулай ук җитди авыруларына карамастан, тормыш өчен көрәшергә көч таптылар һәм зур җиңүләргә ирештеләр. Хазипова Ф.А балаларга Фәнис Яруллинның фаҗигале язмышы турында сөйләде. Ф. Яруллинның «Яз кайда кышлый?» дигән китабына күзәтү үткәрде.
4 декабрь көнне Балныш төп мәктәбе базасында « Заман таләпләренә нигезләнеп, милли рухлы, иҗади фикерләү сәләтенә ия шәхес тәрбияләү» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 7 нче сыйныфта « Лирик шигырь анализы» темасына ачык дәрес (укытучысы Зәйнуллина Р. Х.) һәм район укытучылары өчен мастер-класс (Мингазова Л. М.) күрсәтелде.
3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты. Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр
Баландыш төп мәктәбе командасы (җитәкчеләре Шакирова А.З.) 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!