15 март көнне Баландыш төп мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында дәвамчанлык»дигән темага район семинары булып узды. Семинар вакытында кунаклар балалар бакчасында дәресләр һәм башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карый алдылар. Шулай ук «Нәүрүз бәйрәме»дигән чара да күрсәтелде. Очрашуда укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар.
Нәкъ менә фронтта Ю. Бондарев Ватанга мәхәббәтнең, намуслыкның, тугрылыкның нәрсә икәнен тулысынча аңлады.
Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да бу чарада актив катнаштылар. Барлык уен төрләрендә призлы урыннар алып,команда беренчелегендә 3 нче призлы урынга лаек булдылар.
Нурания апа Нырсы авылы буенча иң күп китап укучы.
Әлеге акция кысаларында Ямбулат авылы китапханәсендә берничә чара үткәрелде. "Милли рухыбыз җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, кычкырып уку үткәрелде. "Әмирхан Еники - әдәбият остазы" дигән презентация тәгъдим ителде. Акциядә актив катнашкан өчен китапханә Диплом белән бүләкләнде.
10 -15 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә Теләче урта мәктәбе физика укытучысы И.Х.Алексеева “ Ел укытучысы - 2019” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашып кайтты. Теләче урта мәктәбе директор урынбасары А.П. Пашина һәм информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов конкурсантка методик яктан ярдәм иттеләр. Бу конкурс укытучыларга яңа педагогик алымнар табарга һәм иҗади үсешләренә ярдәм итә. Котлыйбыз!
2019 елның 15 март көнендә Иске Жөри авылында яшәүче тыл ветераны Минхаҗева Саҗидә Әхмәтҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Саҗидә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Жөри авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2019 елның 15 март көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Хәсәнов Хаҗинур Хәсән улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хаҗинур абыйга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
ТАССРның һәм авылыбызның үсешенә өлеш керткән кешеләр турында материаллар тупланды.
2019 елның 15 мартында Теләче муниципаль районының “Родник” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлекчәсе белгече Зиннәтова Г.Р. «Бакчачы» клубы кысаларында чираттагы дәресен үткәрде. Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучыларны җәйге бакча чәчәкләренең төрләре белән таныштыру, аларны дөрес чәчәргә һәм үсентеләрне ачык грунтка утыртырга өйрәтү иде. Клубта катнашучы зур теләк һәм хезмәт сөючәнлек белән эшкә алынды һәм үз куллары белән беренче тапкыр чәчәкләр утыртты. Эш барышында ул бик күп сораулар бирде һәм бу шөгыль аңа бик ярдәм итте дип белдерде.