Әлеге экскурциягә баруның төп сәбәбе: балаларга авыл- хуҗалыгы хезмәте турында сөйләү; зурлар башкарган эшләрне хөрмәт итү; туган җиргә мәхәббәт тудыру, сөт эшкәртү тәртипләрен күрсәтү максатыннан. Терлекчелек фермасының эчке һәм тышкы төзелешләрен карап, малларның ниләр белән туклануын, яшәүләре белән кызыксынылган. "Хезмәте каты булса да - җимеше татлы!"- дигән мәкалә әлеге урында бик тә урынлы булуын аңлагандыр балалар.
4 июнь 3нче балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы көне буларак үтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим. Бүген зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экскурсияне гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Саба һәм Теләче муниципаль районнарының надзор эшчәнлегенең баш инспекторы Хакимуллин Л.М. үткәрде. Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны бәла-казадан саклап кала алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.
Тыл ветераны Залалетдинова Гөлбикә апага 2017 елның 03июлендә 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М. һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин И.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Гөлбикә апага чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, алдагы тормышында исәнлек-саулык теләделәр.
Сабантуйга авыл халкы һәм кайткан кунаклар җыелган иде. Бәйрәмне Теләче егете- җырчы Илназ Хәнәфиев һәм аның иҗатташ дуслары алып барды, күңелле уеннар оештырды. 2017 елның Сабантуй батыры булып авылыбыз көрәшчесе Зөлфәт Фатхуллин лаек булды.
1 июль көнне, Айдар авылында да Сабантуе уздырылды. Әлеге милли бәйрәмне уздыруда Айдар авылы китапханәчесе дә актив катнашты.
Сабантуйны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф. Г. һәм балалар биюе ачып җибәрде. Сабантуйның иң хөрмәтле кунаклары кыр батырлары һәм терлекчеләр булды. Мәйданның үзәгендә көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, чүлмәк ватучылар һәм башка төр уеннар уйнатылды. Шәтке Сабантуеның абсолют батыры булып Габдуллин Айзат калды. Сабантуй күтәренке рухта үтте.
Әлеге марафон Идел буе шәһәрләрендә узачак. Велоузыш Казанда башлана һәм шунда төгәлләнә. Бу группаны җир тирәли сәяхәт иткән, туризм буенча Россиянең бронза медаль иясе Павел Владимирович Грачёв җитәкли. Велосипедчыларга хәерле юллар телибез!
Бүген монда Сабантуе гөрли,
Җыйды, күрештерде бу мәйдан,
Бабайларның кайнарлыгы кайтты,
Кунакчыллык күчте еллардан.
Сабантуйлар өчен юк чит-ятлар,
Үз итә ул барлык өммәтне;
Сабантуйлар йөри илләр гизеп,
Берләштереп халык, милләтне.
Халыкнын бай ижаты белэн сугарылган Сабан туе - яшәү дәртен, җитезлек һәм чаялыкны, осталыкны һәм уен –көлкене бергә туплаган җанга ямь бирә торган бәйрәм. Борынгыдан калган атлар чабышы, мили көрәш, төрле йолалар һәм үзенчәлекле уеннарны үз эченә алып, ул милли гореф-гадәтләрне саклауда һәм үстерүдә, шулар аша халкыбызны берләштерүгә, хезмәт итә.