ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Семинарда безнең мәктәп укытучысы Газизова Р И. “Горурлык иясе син – вожатый” дигән дәрес күрсәтте, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Мәктәп укучылары үзара турникта тартылу, алга иелү, урыннан ераклыкка сикерү, пневматик винтовкадан ату һәм чаңгыда төрле ераклыкларга йөгерүдә көч сынаштылар.

1-КФХ, 2-КФХ һәм 10 фермер еллык отчетларын бугенге көнгә 40 якын крестьян фермер хуҗалыгы тапшырды. 2016 елда 2015 ел белән чагыштырганда бөртекле һәм кузаклы культуралар игү 167% ка артты, сөт җитештеру 117% , ит җитештеру 100% тәшкил итте.

2017 елның 2 нче февраль көнендә Җәнәй авылында яшәуче  тыл ветераны  Бәширова Әлфинур Наҗип кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Әлфинур апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мишэ авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Олы Мәтәскә хоккей тартмасында Үзәк һәм Олы Мәтәскә мәктәпләре очрашты. 3:0 исәбе белән Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары җиңде.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Баландыш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен күңелле стартлар уены үткәрелде. Балаларны ике  төркемгә бүлеп,  туп, кыршау , скалкалкалар белән төрле ярышлар оештырылды. Ике команда да  бертигез очколар җыеп , дуслык җиңде. Уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде.

Язучының тормышы һәм аның иҗаты белән таныштырылды.“Алар көчле рухлы, язмышларга буйсынмас шәхесләр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.  Аның китапларына күзәтү үткәрелде.

Җыелышта Теләче муниципаль районы аппарат җитәкчесе Мубинов И. В.,  Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Очрашу барышында авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясады.

Бу конкурста 6 сыйныф укучылары Шайхутдинова Динә - М.Ю.Лермонтовның “Бородино”, Фаттахова Илзирә - А.С. Пушкинның «Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях» , 4 сыйныф укучысы Саттарова Әлфинә - Д.Самойловның  «Красная осень» шигыре белән катнашып сертификатка ия булдылар.

Күренекле татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның  тууына 79 ел уңаеннан 9 февраль  көнне Максабаш авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә язучының биографиясе һәм китаплары , аның турында эшләнелгән папкалар  урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International