Балаларны китап, аның кайчан, ничек барлыкка килү тарихы, китапны җитештерүдә катнашучы хезмәт ияләре белән таныштыру максатыннан, китаптан бик күп мәгълүмат алып булуын аңлату, китапларга карата сак караш, хөрмәт тәрбияләү "Иң якын дус - китап!", "Минем яраткан китабым" дигән тема астында сөйләшү өчен бакчабызга Баландыш авылы китапханә мөдире Миләүшә апалары килде.Балалар Миләүшә апаларының сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар, соңыннан төрле уеннар уйнадылар.
2016 елның 5 нче ноябрь көнендә Төрек-Тәмте авылында яшәуче тыл ветераны Зарипова Рәисә Рәшит кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәисә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.
7нче ноябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында , 2016 нчы елда аттестация үтүче, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче педагоглар ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Шөгыльләрне район мәгариф бүлегеннән килгән махсус комиссия карады. 1нче квалификацион категориягә баручы педагоглар үзләренең профессиональ осталыкларын күрсәттеләр. Алар 2 нче кечкенәләр төркеменә, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар белән шөгыльләнделәр. Аттестация үтүче педагогларга алдагы этапларда да унышлар телибез.
Мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче малайлар һәм кызлар матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр аша үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Халыклар бердәмлеге көне” әле берничә ел гына бәйрәм ителсә дә, безнең балалар бакчасында аны уздыру традициягә кереп бара. Балаларга бу бәйрәм аша патриотик тәрбия бирелә: үзләренең туган илләрен яратырга, анда яшәүче төрле милләт вәкилләрен хөрмәтләргә өйрәтелә .
Барысы 19 команда, 500 гэ якын спортчыны узенә алган ярышларда тренер Кыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Теләче районы командасы да катнашты.
1,2 урыннарны яулаган спортсменнар Тубән Новгород шэһәрендэ узачак Идел буе федераль округы Беренчелеге һәм Чемпионатында катнашу хокукы алды.
7 нче ноябрьдән Олы Мишә урта мәктәбендә икенче чирек башланып китте. Укучыларыбыз көзге каникулда ял итеп, көч туплап килделәр. Мәктәбебез тормышы белем алу һәм иҗади эшләр белән үрелеп бара. Ноябрь ае әхлак тәрбиясе айлыгы буларак игълан ителде. Бүгеннән башлангыч сыйныфлар айлыгы башланды. План нигезендә төрле иҗади чаралар үткәрелә.
Бу ярышта ,Теләче районы данын яклап безнең Олы Нырсы мәктәбеннән өч укучы катнашты һәм безнең бер укучыбыз 2 урынны яулады. Бу укучыбыз 8-10нче декабрь коннәрендә , республика данын яклап, Түбән Кама шәһәрендә узачак ярышта катнашачак. Без аңа уңышлар телибез.
4-6 ноябрь көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә Армспорт буенча Республика беренчелеге булып узды. Теләче муниципаль җыелма командасы составында бу ярышта Баландыш төп мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Фасхиев Салават та катнашты. Ул беренче урын яулады һәм медаль белән бүләкләнде. Салаватны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!
“Дуслык” ял лагерендә укучылар меню нигезендә тукландылар,төрле чараларда катнаштылар, олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнделәр.