Шушы уңайдан аны котларга Теләче муниципаль районы социаль яклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Үзәк авыл җирлеге башлыгы Котников В.Н. килделәр. Юбилее белән котлап Рәйсә Саттаровнага Россия президенты В.В.Путин котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бүгенге көндә Рәйсә апа ялгызы яши,олыяшенә карамастан ул әле бик узен яхшы хис итә, барлык уткәргән бәйрәмнәрдә актив катнаша.
Әкияттә геройлар күп очракта кыл өстендә калалар. Әздән генә коточкыч хәл булмый кала. Мәсәлән, Көлсылу төн уртасына кадәр качып китәргә өлгерми һәм бәллүр туфлиләрен югалта, аның каретасы кабакка, күлмәге – сәләмәгә әверелә. Дөрес барысы да әйбәт төгәлләнә: принц аны эзләп таба.
14 июль көнне Ачы китапханәсендә, китапханәче тарафыннан “Сказочный хоровод” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балаларга китапханәгә кайткан яңа китаплар һәм әкият геройлары турында аңлатты. Балалар бик канәгать калдылар.
14 июль көнне Айдар авылы китапханәсендә шагыйрь, Татарстанның халык язучысы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимгә 75 яшь тулу уңаеннан "Шигырь бит ул күктән иңә, ә күкләр алдый белми" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Шахмат тарихы турында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Соңыннан логик фикер йөртү, шахмат кырында дөрес адым ясау буенча ярыш үткәрелде.
Г. Рәхимнең иҗаты күпкырлы: 35 исемдә шигырь, әдәби әсәрләр, балалар китаплары татар, рус, башкорт телләрендә, Казан театрлары өчен сәхнә әсәрләре һәм либреттолар.
1984 елда Гәрәй Рәхимгә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Шушындый укулур һәм имтиханнар ел саен уздыралачак . Укуларны ФБУЗ "Центр гигиены и эпидемиологии в РТ" эшчеләре уздырды.
2016 елнын 13 июлендэ Телэче муниципаль районы хужалыкларында комиссия тарафыннан, 2016 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан комбайннар парады булып узды.
Конкурста комбайннар 17 олештэн торган курсэткечлэр белэн хэм баллар белэн бэялэнеп тикшерелде. Тикшеру вакытында, бер бортектэ икмэкне югалтуларсыз, тукми-чэчми жыеп алу максатыннан районнын хэрбер комбайны контроль суктырып каралды. Шулай ук, конкурста икмэкне ташу очен биек бортлы хэм герметизациялэнгэн узйорешле техниканы, амбар хужалыгын (икмэк саклау складларын, киптеру машиналарын, икмэк чистарту хэм аралау линияларын), улчэу жайланмаларын эзерлеген, хезмэт хакын тулэу расценкалары хэм урып-жыю вакытында комбайнерларга материаль яктан кызыксындыру чаралары, шулай ук техник хезмэт курсэту вакытында кызыксындыру чаралары тикшерелде.
Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтештеләр, ребуслар һәм сканвордлар чиштеләр, әкиятләр һәм шигырьләр укыдылар. Балалар бик кәнагать калдылар..
Бу укуларда кече эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендәге лизинг компаниясе җитәкчелеге кече эшмәкәрлекне үстерүдәге яңалыкларны яктыртып үттеләр, үзләренең тәкъдимнәре белән чыгыш ясадылар. Өстәмә информация кирәк булган очракта Теләче башкарма комитетына 8(84360)2-19-43 телефонына мөрәҗәгәть итә аласыз.
2016 елның 12 нче июль көнендә Теләче урта мәктәбенең укучылары Биләргә сәфәр кылдылар. Интеллектуаль - спорт һәм туристик смена Теләче районының талантлы балаларына кызыклы "Сәләт" иленә кушылу мөмкинлеген бүләк итте. 9-14 нче июль көннәрендә V Халыкара яшьләр "Сәләт" белем бирү форумында катнашу өчен Биләр музей-тыюлыгының территориясенә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән делегацияләр килә. Бу сәфәр барыбызга да бик ошады, без "Сәләт" лагерена рәхмәтле.