Фәнни-гамәли конференция “Төбәк тарихы” юнәлеше буенча узды. Конференциядә Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән, Олы Нырсы урта мәктәбеннән, Лесной урта мәктәбеннән, Иске Җөри урта мәктәбеннән, Олы Мишә урта мәктәбеннән, Теләче урта мәктәбеннән, Баландыш төп мәктәбеннән укучылар катнашты. 1 урынны өстәмә белем бирү педагогы Загидуллина Роза Тимерхановна җитәкчелегендәге “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче Камалиева Рәфинә Рафаил кызы лаек булды. 2 урынга Олы Нырсы урта мәктәбе укучысы Шайхутдинов Динар Дамир улы билгеләнде, җитәкчесе Халилова Лариса Ринат кызы. 3 урынны Йосыпова Резеда Рашат кызы яулады, җитәкчесе Хузин Йосып Рашит улы.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркомания, эчүчелек – упкынга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китаплар, буклетлар урын алды. Безнең төп максат наркоманиягә ,эчүчелеккә, тәмәкегә каршы яшьүсмерләрдә дөрес караш тәрбияләү.
Авторлык программасын яклау максатыннан Үзәк балалар бакчасы тәрбиячесе Степанова Валентина зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бергәлектә Мишә елгасына экскурсиягә бардылар. Башта балалар белән елга буенда үзеңне ничек тоту турында кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аннары елга буйлап чана шудылар. Табигать үзгәрешләренә игътибар итеп карның һәм бозның сыйфатлары турында әңгәмә үткәрделәр.
Балаларның туган як табигате белән таныштыру, аның культурасы һәм гөреф- гадәтләрен өйрәтү балаларны үз ягының чын патриоты булуны тәрбияли.
9 март көнне район мәгариф бүлегендә районыбызның 25 еллыгына багышланган “Теләчем – нурлы төбәгем” исеме белән фәнни-гамәли конференция үтте. Аның максаты: укучыларны районыбызның тарихы белән таныштыру, сәләтле балаларны ачыклау һәм фәнни эшләргә җәлеп итү, аларның үсеше өчен шартлар тудыру. Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Шакурова Фируза, Гайнуллина Йолдыз һәм Закирова Язгөл “Төбәк тарихы” юнәлеше буенча уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга җиңү телибез!
9 нчы март көнне Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинов Д. районыбызның 25 еллыгына багышланган “Теләчем – нурлы төбәгем” район фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Җитәкчесе тарих укытучысы Хәлилова Л.Р.
Бу бәйрәм кичендә җыелган хатын-кызларны авылның сәләтле яшьләре, «Движение» бию төркеме , «Задоринка» ансамбле тәбрикләде. Кичә язгы гөрләвек шикелле матур җырлар, нәфис сүз, ялкынны биюләр белән үрелеп барды. Концерттан соң барча хатын-кызларны бәйрәм табыны артына чакырдык. Җырлар , биюләр ул кичне озак тынмады. Барысы да күтәренке күңел белән таралыштылар.
Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм бакча эшчеләре белән әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрәләр.
9 март көнне ГТХ министрлыгының Теләче бүлеге хезмәткәре Тимерханов Л.М. ,балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, әңгәмә үткәрде. Балаларга ни өчен шырпы уенчык түгеллеген һәм караусыз калдырылган ут чыганакларының кешеләргә бик күп бәла-каза китерергә мөмкинлеге турында аңлатты.Бу очракларда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген һәм ашыгыч хезмәт телефон номерларын да балаларга искә төшереп үтте.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре белән дә янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Балалар әниләрне, әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән бүләкләрен кадерле кешеләргә тапшырдылар.
Әлеге концертта Олы Нырсы урта мәктәбе укытучылар коллективы һәм укучылары актив катнаштылар. Концерт бик җанлы рәвештә үтте һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.